Фельетоннар – тормыш көзгесе
Кулыбызда яңа китап – кичә генә табадан төшкән «Сабый төчкереге».
Үзе бакыйлыкка китеп барса да, шәһәребездә яшәп иҗат иткән танылган журналист Александр Филипповның иҗаты китап сөючеләрнең күңеленә хуш килер, дип саныйбыз. «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгән чор – Александр Сергеевич иҗатының чәчәк аткан чоры. Иң кыю фельетоннар, иң кызыклы язмалар шушы чорда языла.
1985 елда «Социалистик Татарстан» газетасының 263нче санында Кири кырындагы вакыйгалар турында бара. Халык «Казан – Буа» поездын штурмлап, шәһәргә кәрҗин-кәрҗин нәрсә ташыган? «Совет» колхозындагы «алдынгы» технология аркасында килеп чыккан хәлне халык ничек кабул иткән? Бу турыда сез «Төчкерек»нең «Эскертләрдә – яшел уҗым» фельетоныннан укый аласыз. Биредә шулай ук Урысбага фермасына ничә сумлык зыян килүе, Тукайны Яшел Үзәндә ничек «зурлаулары», районның бер колхозында сыер савучыларның баш күтәрүе һ.б. турында язмалар да кызыклы. Бу хәлләрне укыганда, чыннан да, болар сабый төчкерүе генә булган икән әле, дип уйлап куясың. Хәзерге хәлләрне сабый төчкерүе түгел, картлар фәләне дип атарлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев