Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фазлыева идарәче компанияләрне подъездларны эшкәртү эшен активлаштырырга чакырды

Подъездларны дезинфекцияләү мәсьәләсенә кагылышлы сораулар Казанда һәм Чаллыда аеруча күп булды.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева республика идарәче компанияләрен һәм торак милекчеләре ширкәтләрен подъездларны санитар эшкәртү эшен активлаштырырга чакырды. Халык бу эшнең нәтиҗәсен күрергә тиеш, дип белдерде ул коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча оператив штаб утырышында.

"Барысы да, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре эшкәртү үткәрәчәк һәм моны мәҗбүри режимда эшләячәк, дип көтәләр. Хәзерге вакытта бу ничек кенә авыр булмасын. Соңыннан безгә, ни өчен сез, авыру йоктырганчы эшкәртүне үткәрмәдегез, дигән сораулар бирмәсеннәр ", - диде ул.

Подъездларны дезинфекцияләү турындагы сораулар Казан һәм Чаллы халкында барыннан да күбрәк туды.

Яшел Үзәндә подъездларны дезинфекцияләү эшләре тулы күләмдә һәм билгеләнгән график буенча башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев