Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Файдалы акция

Яшел Үзәннең «Благое дело» хәйрия фонды быелгы уку елы башланыр алдыннан «Дети вместо цветов» исемле акциясен игълан итте. Ул инде илебездә алтынчы ел уздырыла икән.

Белем көнендә һәр укучы укытучысына чәчәк бәйләме алып килә. Быел бу традициядән 5нче гимназиянең
IV б сыйныфы укучылары баш тартып, гадәттәгечә чәчәк түгел, ә булдыра алганча, акча алып килде. Яна Пушкина сәламәтлеге өчен дип җыелган 1700 сумны сыйныф җитәкчеләре Айгөл Гатауллина хәйрия фондына тапшыр ды. Шулай итеп игелекле гамәл кылдылар. Әлеге акциягә шәһәребезнең берничә мәктәбе кушылды. Уйлап карасаң, чәчәк бәйләменең гомере озын түгел, ә авыруларны яшәтәсе килә!
Ләйсән Барсукова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев