Фатир өчен түләү квитанциясенә берничә яңа графа өстәлгән. Бу законлымы?
Яшәеш

Фатир өчен түләү квитанциясенә берничә яңа графа өстәлгән. Бу законлымы?

– 2018 ел өчен килгән барлык квитанцияләрне дә вакытында түләп бардык.

Хәзер килгәнендә «перерасчет» графасы бар һәм аңа «лифт», «вывоз ТБО» һәм «содержание и ремонт» юллары өстәлгән. Гомуми сумма 11 мең сум тирәсе. Квитанциядә ел дәвамында андый графалар юк иде. Идарә компаниесе тарафыннан бу законлымы? Без нишләргә тиеш?
– Әлеге яңа өстәлгән графаларны аңлатуларын үтенеп, үзегезнең идарә оешмасына гариза языгыз. Торак һәм коммуналь түләүләргә яңадан исәп-хисап ясату буенча дәгъва вакыты өч ел.


Нет комментариев