Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фаҗигаләр кабатланмасын дисәң, кисәт барча кешене

“Лиза Алерт” ирекле эзләү-коткару отряды волонтеры Лилия "Чыршыкай" ("Елочка") балалар бакчасында 2,3,11 нче мәктәпкә әзерләү төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар белән бик җитди темаларга сөйләште: транспортта, урманда, шәһәрдә яки сәүдә үзәгендә югалсаң, нишләргә?

Мондый очракта әти-әниләрне мөстәкыйль эзләргә кирәкме? Әти-әниләр һәм бала гына белә торган махсус сүз-парольнең булуы кирәкме? Ни өчен чит- ят кеше белән китәргә ярамый? Ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин? Урманга барганда рюкзакны ничек дөрес җыярга һәм, әгәр сине чит кеше алып китәргә тырышса, ничек каты итеп кычкырырга? Тренинг элементлары булган #ШколаЛизаАлерт дәресен балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, белемнәре белән уртаклаштылар, үз фикерләрен әйттеләр, мисаллар китерделәр. Иминлек дәресе тәмамлангач, балалар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирделәр һәм ата-аналарның телефон номерларын яттан өйрәнергә һәм сүз-пароль уйлап табарга вәгъдә бирделәр. 
Ирекле эзләү отряды "Лиза Алерт" - югалган балаларны эзләү бурычын куйган бәйсез берләшмә. Теге яки бу сәбәпләр белән югалган кешеләрне эзләп табу белән шөгыльләнә, күп кешеләргә ярдәм итә, һәм, әлбәттә, аларның тәҗрибәсен тыңлау безгә бик кызык. файдалы булды. 
Фирая Вахрамеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев