Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фаҗига артыннан фаҗига: биш бала ятим

Гаиләдә бу икенче фаҗига – бер ел элек әтиләре ДТПда һәлак була.

2015 елда Яшел Үзәннән Ижевскига күчеп киткән 39 яшьлек хатын-кыз вакытлыча кереп яшәгән  фатирында  газ шартлап һәлак була.  Бу хәл 17 гыйнварда  көндезге унбердә чыга.

Удмуртия Республикасының Тикшерү комитеты биргән мәгълүматларга караганда, фатирга хатын 2017 елның 1 октябрендә керә. Шушы фатирда кинәт көнкүреш газы шартлый.  Нәтиҗәдә кухня тәрәзәсе һәм фатирга керә торган ишек җимерелә.

Калган биш бала хәзер тулы ятим. Дүртесе - балигъ түгел. Газ шартлаганда аларның дүртесе - мәктәптә, берсе балалар бакчасында була.

Гаиләдә бу икенче фаҗига

2016 елның декабрендә  аларның юл фаҗигасендә әтиләре һәлак була. Авария  Алабуга-Пермь юлында чыга.  Ир “Тойота” автомобилендә булып, идарә итүне югалта, машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, “КамАЗ” белән бәрелешә.  Алган җәрәхәтләреннән ул шул урында ук һәлак була.

Балалар кем белән калачак?

Хәзерге вакытта опека органнары  аларның яшәү урынын билгели. Билгеле булганча, балалар әлегә гаилә дусларында яши.

-Опекунлык опека органнары аша эшләнәчәк. Әмма карар чыгарылганчы ук балаларны вакытлыча опекага бирүләре бар. Туганнары арасында алырга теләүчеләр булса, опека  органнары  ярдәмгә киләчәк, - дип хәбәр итә Удмуртия Эчке эшләр министрлыгы.  

Фото: kp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: многодетная мать из Зеленодольска в Ижевске взрыв газа