Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фаҗига

Тверь өлкәсенең Кувшиново шәһәре янындагы Түбән Негочанский сусаклагычында өч бала батып үлгән.

Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Тверь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 24 июньдә була. 5-6 яшьлек балалар – 2014, 2015 һәм 2016 елда туган малайларның мәетен тапкач, җинаять эше ачылган. Балаларны судан чыгарганнар. Аларны карагач, көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмаган.

Экспертизалар билгеләнгән, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, балалар су буенда үзләре генә була, якында өлкәннәр булмый. Тверь өлкәсе губернаторы Игорь Руденя тикшерү эшләрен үзе контрольгә алган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев