Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Европротоколны ничек төзергә?

Дөнья булгач, юлларда транспорт чараларына бәйле төрле хәлләр килеп чыгарга, аларның җитдиләре дә, зур булмаган матди зыян китергәннәре дә булырга мөмкин.

Хәзер зур булмаган ДТПларны автомобильчеләр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәреннән башка да терки алачак.
«Европротокол» процедурасы кертелү  автомобиль хуҗаларына юл-транспорт фаҗигасен теркәү вакытын күпкә кыскартачак. ДТПны шулай теркәү өчен нинди шартлар булу кирәк соң?
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегеннән безгә хәбәр итүләренчә, ДТП очрагына эләгүчеләрнең ОСАГО страхованиесе килешүе төзелгән, кеше сәламәтлегенә зыян килмәгән, ике якның  уртак килешүгә килгән, зыян күрүче ОСАГО страховкасы буенча компенсация түләүләре 50000 сумнан артык булмаган түләүгә ризалык биргән булуы кирәк. Авариядә катнашучыларның һәрберсе  5 көн эчендә  үз страховкалаучысына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Шуңа да игътибар итәргә кирәк, авариядә ике генә автомобиль катнашкан булуы шарт. Әлеге таләп  машина йөртүчеләргә түгел, ә транспорт чараларына кагыла. Ягъни, әгәр  ДТПга  аерым номерлар астында теркәлгән   автомобильнең һәм прицепның  һәм тагын икенче автомобильнең  катнашы булса, ул вакытта ДТПда өч  транспорт чарасы катнашкан дип исәпләнеп, аны   ЮХИДИ инспекторларының  теркәве таләп ителә. Шулай ук Европротокол  автомобильләр бәрелешмәгән очракта төзелми.  Мәсәлән, әгәр ДТПда катнашучыларның берсе аварияне чыгармаска теләп  юл кырыена төшеп китсә һәм машинасы белән баганага бәрелсә, бу очракта ДТП чыгарган як КАСКО түләвенә исәп тотса, ул вакытта  ДТПны Европротокол ярдәмендә  теркәргә ярамый. «Европротокол» дип аталган ДТП турындагы  извещение түләү өчен төп документ булып тора.  Аны  вакыйгада катнашучылар тутыра,  документта  транспорт чараларының урынын, вакытын, хәрәкәт траекториясен  күрсәтергә кирәк. Шулай ук ДТП урыныннан видеоязма  яисә фоторәсем таләп ителә.
«Европротокол» төзү тәртибе белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе рәсми сайтыннан танышырга була:  http://www.gibdd.ru/assistant/dtp/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: европротокол при ДТП

2
X