Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Европа сыйфат атнасы бара

2019 елның 11-15 ноябрендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан гражданнарга консультацияләр бирүне оештыра.

Бөтендөнья сыйфат көне Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) инициативасы буенча һәм БМО ярдәме белән 1989 елда гамәлгә куела. Бу датаны ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтәләр. Ул туры килә торган атна 1995 елдан Европа сыйфат атнасы дип атала башлый.
Быел Европа атнасы «Сыйфат аша җиңеп» девизы астында уза. Чыннан да, эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендә, һәр җирдә уңышны, барыннан да элек, сыйфат билгели. Ул – көндәлек тормышта кеше очраша торган әйберләрнең, әйтик, азык-төлек һәм хезмәт күрсәтүләр, эш һәм мәгълүмат, әйләнә-тирә мохит торышын һәм башкаларны бәяләргә мөмкин булган иң зур критерий. Ә болар барысы бергә тормышны уңайлы итә.
Продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм аның белән идарә итүнең заманча ысуллары, сәнәгатьнең һәм фәннең барлык тармакларында, медицина, сәүдә, хезмәтне саклау кебек социаль мөһим өлкәләрдә киң кулланыла. 
Сыйфат төшенчәсе хәзерге цивилизация рәхәтлекләренә бәйле – ә бу әйләнә-тирә мохитне саклау да, физик сәламәтлек тә, кешенең психологик уңайлылыгы да.
Россиядә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) территориаль идарәләре, РФ төбәкләре буенча гигиена һәм эпидемиология үзәкләре ФБУЗ, җирле үзидарә органнарының хокук яклау хезмәте һәм иҗтимагый берләшмәләре продукция сыйфаты һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
Хәзерге вакытта иң күп дәгъвалар сәнәгать товарларына белдерелә: аяк киеме, кием-салым, кәрәзле телефоннар, техник катлаулы көнкүреш товарлары, җиһазлар; азык-төлек; хезмәт күрсәтү: кулланучы заказы буенча тәрәзә һәм ишек ләр урнаштыру, мебель җитештерү, транспорт һәм медицина хезмәтләре күрсәтү һәм башкалар.
Безнең илдә сыйфат өлкәсендә дәүләт сәясәтенең максаты – Россия икътисадын тотрыклы үстерү өчен илебез продукциясенең һәм хезмәт күрсәтүләрнең көндәшлек сәләтен тәэмин итү, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемне пропагандалау, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү. 
«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек сак лау учреждениесенең Яшел Үзән районындагы филиалының консультация пункты телефоны: 8 (84371) 5 72 63. Бүлек 8.00дән 12.00гә кадәр, 13.00дән 17.00гә кадәр эшли.

Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге телефоны: 
8 800 555 49 43 (тәүлек буе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев