Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Евгений Жирков якты яз бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Кадерле хатын-кызлар! Сезне якты яз бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелемнән котлыйм! 8 март – мәхәббәт, хыял, наз һәм матурлык тантанасын символлаштыра.

Бүген сез ир-атлар белән беррәттән теләсә кайсы өлкәдә – сәясәттә, җәмәгать тормышында, фәндә, бизнеста, спортта гаҗәеп уңышларга ирешәсез. Үз җилкәгездә гаилә, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында кайгырту кебек авыр йөкне тартасыз, балалар тәрбияләп, өй учагының җылысын саклап, яклап яшисез. Безне игелекле гамәлләргә рухландырасыз, хәтта иң кырыс ир-атлар йөрәген дә наз, куаныч һәм өмет белән тулыланырга мәҗбүр итәсез. Гүзәл затларыбыз, чиксез сабырлыгыгыз өчен соклану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез.

Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, күңел җылысы, уңышлар һәм шатлык телим! Һәрвакыт бәхетле һәм сөекле булыгыз!

Евгений Жирков,
«Яшел Үзән ПКБ» АҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев