Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Эт вальсы” Яшел Үзәнчә: гадәти булмаган конкурста ничек катнашырга?

Яшел Үзәндә 2018 – Сары эт елына багышланган  фестиваль-конкурс узачак. Чара 22 декабрьдә  “Авангард”  мәдәни-спорт комплексында 16 сәгатьтә башлана.

Конкурста катнашу өчен  дүрт аяклы дустыгызга оригиналь карнавал костюмы уйлап табарга  һәм дрессировка  сәнгатен демонстрацияләргә кирәк булачак.

Фестиваль-конкурсның нигезнамәсе белән “Вконтакте” төркемендә “Культура Зеленодольска”  бүлегендә танышырга була. Конкурста катнашу өчен barbosvalz@mail.ru электрон адресына заявка җибәрү зарур. Кызыксындырган сорауларны 8(84371) 5- 38-61 телефоны аша бирергә мөмкин.

Иң актив һәм креатив катнашучыларны бүләкләр көтә.

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.

 Фото http://en.fishki.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс год собаки