Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эт тормышыннан кем дә тешләшә

Икенче ел Яшел Үзән муниципалитеты «Кот и Пес» хәйрия фонды белән ОСВВ программасы буенча хуҗасыз хайваннарны стерильләштерүгә контракт төзи.

Бу программа үз эченә хайваннарны аулау, стерильләштерүне, котыру авыруыннан вакцинацияләүне һәм яшәү тирәлегенә кире кайтаруны ала.

2021 елда контракт суммасы 2 миллион 14 мең сум, ә бу якынча 400 эт дигән сүз.

– Финанс өлеше: урынга бару, этләрне приютка илтү, дәвалау чараларына (вакцинация һәм стерильләштерү/кас трацияләү), аларны приютта дәваланырга 10 көн кала һәм аннан соң 10 көн асрауга киткән чыгымнардан барлыкка килә, – дип шәрехли сукбай хайваннарга ярдәм итү хәйрия фонды директоры Альберт Галимов. – Бер ана эткә контракт нигезендә билгеләнгән сумма 4228 сум 11 тиен, ата эткә – 3992 сум 94 тиен тәшкил итә.

Стерильләштерүнең үзенә 1000 сум каралган. Өйдә нинди дә булса терлек асраучылар һәм ветеринарга операция сорап мөрәҗәгать итүчеләр, хәтта бу суммага мәчене дә стерильләштереп булмавын белә – быел песиләрне стерильләштерү 1500 сумнан артыкка төшә. Ә этләр, әгәр дә сәламәт булса, 6 меңгә якын. Этне 20 көн ашатып, дәваларга да, алар яшәгән (йөргән) урынга бару өчен бензин да кирәк – кыскасы, бу эш белән бизнес ясап булмый, ә гомумән, кул сузып, ярдәм сорарга туры килә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, узган 2020 елда, безнең районда «Кот и Пес» хәйрия фонды дәүләт контракты буенча эшли башлаганнан бирле, сукбай этләр тешләүнең саны 13% ка кимегән. Шуны да искәртеп үтәргә кирәктер: Контракт – контракт акчалары беткәч тә, тәмамлана. Гаризалар саны чиксез күп булганлыктан, сентябрь аенда эшли башлаган контракт декабрь аенда беткән, ә яңасын кичә генә төзегәннәр. «Кот и Пес» яңа контрактны имзалаганны көткәнче, шәһәр һәм район урамнарында ниләр булганын без үзебез күрдек. Хәзер хәл яхшырыр дип өметләнәм.

– Этләрне ату закон белән катгый тыелып кына калмый (№498 ФЗ), аның файдасы да юк, диярлек, – дип раслый Альберт Галимов. – Этне тотып алып киткән территориядә, белгечләр исәпләп чыгарганча, нәкъ өч айдан прививка ясатмаган, стерильләштерелмәгән һәм агрессив яңалары пәйда була. Этләрнең үз кагыйдәләре – буш территорияләр булырга тиеш түгел. Шуңа күрә, барлык процедуралардан соң, чиста һәм колакларында штамплы этләрне элеккеге урыннарына кайтарабыз – бу безнең контрактта билгеләнгән һәм болай итү дөрес тә.

Әгәр сезнең, күпфатирлы йорт ишегалдында сукбай эт яши һәм аны стерильләштерү зарурлыгы бар икән, йортсыз хайваннар санын арттырмас өчен, 48477 телефоны яки uslugi.tatarstan.ru сайтында «Халык контроле» хезмәте аша гариза бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев