Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшсезлек буенча пособие артты

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020 елга эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен 12 130 сум итеп раслады һәм хезмәткә түләүнең минималь күләменә туры килә.

Элек эшсезлек буенча максималь пособие 8000 сум тәшкил иткән, ә пенсия алды яшендәге гражданнар өчен - 11 280 сум.

Пособие күләме һәр эшсез өчен индивидуаль рәвештә билгеләнә һәм түбәндәгеләргә бәйле:

  • соңгы өч айда соңгы эш урынында уртача хезмәт хакы,
  • мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәнче хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган чор (рәсми эшкә урнашу чорында пособиенең максималь күләмен билгеләү өчен эшсезлек башланганчы 12 ай дәвамында кимендә 26 атна булырга тиеш),
  • эшнең соңгы урыныннан азат итү нигезләре.

Карар аның басылып чыккан көненнән үз көченә керде - 30.03.2020 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X