Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне”

Гомумроссия “Ачык ишекләр көне” кысаларында, үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматның аңлаешлылыгын һәм ачыклыгын үстерү максатыннан, эшмәкәрләр өчен 15 февральдә 10:00-16:00 сәгатьтә, Яшел Үзән, Засорин урамы – 24 адресы буенча, Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге бердәм ачык ишекләр көне үткәрә.

Бу чараның максаты, Идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча эшмәкәрләргә бушлай консультацион ярдәм күрсәтү.   

ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе, шулай ук, 2017 елның 4 кварталы өчен хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча халык алдында фикер алышу уздыра. Ул 15 февраль көнне “ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы”Союзы базасында (Казан шәһәре, Пушкин урамы – 18, 2 каттагы утырышлар залы) 11:00-13:00 сәгаттә була.

 Алдан язылу таләп ителми, керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск день открытых дверей