Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшләгәнгә эш авылда да табыла

Районда Мулла Иле зур авылларның берсе. Аның үзендә 700дән артык кеше яшәсә, составындагы Зур Өтәктә  - 70тән артык. Яшәү өчен шартлар бар:  клубы да, ФАПлары да, кибетләре дә, почта бүлеге һәм хәтта банкоматы да.

Полиция бүлеге дә. Әмма әлегә туган балалар саны гына бармак белән санарлык. Туучылар юк икән, киләчәккә нинди планнар корырга соң? Гомумән алганда, авылларның перспективасы бармы?

Халык җыенында узган елга хисап тоткан Мулла Иле авыл җирле башлыгы Илдар Сәлахиев та үз борчуын белдерде. Бу көнгә авылда мәктәптә нибары 44 бала укый. Соңгы дүрт еллык статистикага гына да күз салу җитә: 2014 елда 3 бала туган, 20 кеше үлгән, ә 2017 елда 6 бала туса, 21 кеше үлгән. Соңгы ике елда яңа тормыш коручылар – өйләнешкән яшьләр бөтенләй булмаган! Моннан нәтиҗә ясау авыр түгел. Авыл мәктәбе матур, төзек һәм иркен булса да, хәзер аңа капиталь ремонт кирәк, кичекмәстән. Ничә бала йөрүенә карамастан.

-Авылны мәктәп тота, - дип сөйли башлык. -Яшьләр авылда калсын иде. Бөтен кешегә дә профессор булырга димәгән. Әти-әни нигезендә калып яшәүчеләр булсын дигән теләктә мин. Шәһәр җирендә яшәү дә хәзер җиңел түгел. Принципларны үзгәртергә кирәк.

 

 

 Авыл җыеннан   Әлфия Зыякаеваның  тулы репортажын  газетабызның  киләсе саныннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: