Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшләүче пенсионерларга ташламалар каралган

Хәзерге вакытта эшләүче пенсионерларны халыкның якланган категориясе дип әйтеп булмый.

 

Әмма аларның да билгеле бер ташламалары һәм өстәмә хокук лары бар. Тик аларны өлкән яшьтәге гражданнарның барысы да белә дип әйтеп булмый.

Эшләүче пенсионерлар диспансеризация узу өчен 2 көн алырга хокуклы. Шул ук вакытта эш бирүче аның хезмәт хакын саклап калыр га тиеш булачак. 14 көнгә кадәр өстәмә ял бирелергә мөмкин. Әмма бу очракта түләнми торган ял турында сүз бара.
Эшләүче өлкән яшьтәге кешеләр эштән китсә, аларга 14 көн эшләү мәҗбүри түгел. Әмма ул бу хокуктан бары бер тапкыр гына файдалана ала.
Эшләүче пенсионерларга салым ташламалары да каралган. Әйтик, салым тотып калынган акчаны алу (дәваланган, укыган өчен), сатып алынган күчемсез милек бәясенең бер өлешен һәм ипотека буенча процентларны кире кайтару мөмкинлеге бирелә. 2022 елдан эш бирүчеләргә шифаханәгә юлламалар сатып алган өчен түләнә торган барлык компенсацияләр НДФЛдан азат ителгән.
Эшләүче пенсионерларның пенсия индексациясенә хокуклары бар.
Дәүләт Думасына эшләүче пенсионерларга пенсия ләрне индексацияләүне кире кайтарырга кирәк дигән тәкъдимнәр килеп торса да, бүгенге көндә мондый карар кабул ителмәгән.
Эшләүче пенсионер пенсияне индексацияләүгә исәп тота ала. Әмма моның өчен аңа эштән китәргә, яисә үзмәшгуль булырга туры киләчәк.
Бүгенге көндә үзмәшгуль гражданнар бер үк вакытта эшли һәм пенсияне индексация белән ала алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев