Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшкә ничек урнашырга?

– Бу елның маенда минем улым армиядән кайтты. Хәзер ул полициянең патруль-пост хезмәтендә эшләргә тели. Бу эшкә урнашуга нинди таләп­ләр куелган? Татьяна Малофеева

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе (шәхси состав белән эшләү буенча) Фидан Миндибаев аңлатуынча, эчке эшләр органнарына  хезмәткә армиядә хезмәт итеп кайткан, физик һәм шәхси сыйфатлары белән хезмәткә әзер булган  35 яшькә кадәрге  гражданнар алына. Хезмәткәрләргә тот­рыклы һәм югары хезмәт хакы, социаль яклау гарантияләре, түләүләр һәм компенсацияләр, шул исәптән торак бирү һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының шифаханәләренә юлламалар, пенсия алуга  ташламалар  каралган. Министрлыкның ведомстволы югары уку йортларында бушлай югары юридик белем һәм шул исәптән икенче югары белем алу мөмкинлеге дә бар.

Патруль-пост хезмәте өчен минималь таләп – тулы урта белем булу. Шулай ук ЮХИДИга да вакансияләр бар, моның өчен юридик яисә махсус автотехник белем, В категориясендәге  машина йөртү кенәгәсе булу кирәк.
Әгәр дә  сезнең улыгызның белеме югары булса, бездә полициянең участок уполномоченныйлары вакансияләре дә бар. Бу вазифага урнашкан очракта  хезмәт фатиры һәм автотранспорт та бирелә.
Эшкә бәйле бөтен сорау­лар буенча Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Яшел Үзән шәһәре, И.Заикин урамы, 1нче йорт. Тел.4-33-08. Эл. адресы:   mindibaev@mail.ru

Лилиана Славкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев