Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшкә кергәндә яңа документ күрсәтәсе

Россия Пенсия фонды идарәсе мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының электрон формасын бирү тәртибен раслады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Хәзер эшкә кабул иткәндә, кәгазь таныклык урынына эш бирүчегә ПФРдан хәбәрнамә - электрон документ күрсәтергә кирәк булачак. Мондый документ хезмәткәр мөрәҗәгате буенча пенсия бүлегендә яки күп функцияле үзәкләрдә (аларда мондый хезмәт каралган), шулай ук РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре Порталында интернет аша сорау буенча формалаштырыла. 
Биредә шәхси исәпнең иминият номеры (СНИЛС), аның хуҗасының исеме, фамилиясе, атасының исеме, туган көне, туган урыны, җенесе һәм шәхси исәпкә алу системасында теркәлгән датаны үз эченә ала. Документ Россия Пенсия фондының җирле бүлеге хезмәткәре куйган электрон имза белән ныгытыла. 
Апрель башында Пенсия фонды кәгазь СНИЛС бирүдән туктады. Хәзер барлык мәгълүмат электрон төрдә саклана. Шул ук вакытта Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә, элегрәк бирелгән СНИЛС гамәлдә булачак һәм аларны алмаштырырга туры килмәячәк, дип аңлаталар. Шулай итеп, эшкә кабул ителгәндә иске документны да, яңа хәбәрнамәне дә күрсәтергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев