Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшкә исән барып исән кайту – мөһим таләп

Эш урынында эш бирүче ягыннан да, хезмәткәр дә үз хокукларын яхшы белергә тиеш. Әлбәттә инде, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше дә мөһим.

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы «Идел буе фанер-мебель комбинаты» ААҖдә производство барышында  шпоннар сортировкалаучы белән килеп чыккан фаҗигане тикшерү материалларын караган. 
– Россия Федерациясе Конституциясенең 37нче маддәсенә ярашлы һәр кешенең иминлек һәм гигиена таләпләренә җавап биргән шартларда эшләүгә хокукы бар, – дип сөйли бу уңайдан  прокурорның өлкән ярдәмчесе Максим Мөхәммәдиев. – Бу елның 13 маенда  «ПФМК»ның смена һәм участок мастерларының эш оештыруга җитәрлек контроль тудырмавы, автопогрузчик йөртүченең транспорт чарасыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве аркасында цехта эшләүченең сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән иде. Автопогрузчик эшли башлагач  шпон сортировкалаучының аягы автопогрузчик тәгәрмәче белән йөк күтәрә торган рама арасына эләгә.  
Мондый җитди, авыр һәм кискеч техника эшләгән урында һәркемнең чиксез игътибарлы булуы һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәве бик мөһим. Кире очракта төзәтә алмаслык фаҗига чыгуын көт тә тор. Бик кызганыч, бу очрак хезмәт законнары таләпләренең үтәлмәвен ачык чагылдыра. 
Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып,  «ПФМК» ААҖнең генераль директорына карата хезмәтне саклау­га кагылышлы җитешсезлекләрне төзәтү турында күрсәтмә чыгарыла. Бу эш әлегә каралу стадиясендә. Тиешле җәза бирү өчен һәр нәрсәне җентекләп  тикшерү һәм законнар белән ныгыту да кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев