Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшчәнлек заманча теркәләчәк

30 мең татарстанлы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның гыйнварыннан башлап, эшләүче 161 200 татарстанлы хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау белән мәшгуль. Аларның 82 проценты кәгазь вариантны саклап калырга, ә 18 проценты электрон хезмәт кенәгәсенә күчәргә карар кылган.


Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана. 2011 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучыларга мондый хокук бирелмәячәк. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.
Игътибар итегез, 2020 елның 30 июненә кадәр барлык иминиятләштерүчеләргә хезмәт кәрләренә имза астында хезмәт кенә гәсенең формасын сайлау хокукы турында хәбәр итәргә һәм ел ахырына кадәр аны элеккечә калдыру яки электрон версиягә күчерү турында тиешле гариза кабул итәргә кирәк булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик уңайлы, чөнки хезмәткәргә ул хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны тиз арада үзенә кереп карарга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, электрон китапны теләсә-кайсы вакытта күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки ПФР сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә була.


Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантны тутырганда килеп чыга торган югалтулар, төгәлсезлекләр һәм хаталардан да якланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев