Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эш эзлисеңме?

Инвалидлар декадасы кысаларында Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сәламәтлекләре чикле булган кешеләр өчен махсуслашкан вакансияләр ярминкәсе үткәрә!

Эш эзләүче инвалид гражданнарны 4 декабрьдә узачак вакансияләр ярминкәсенә килергә чакырабыз. 10.00 сәгатьтә башланачак. 
Биредә катнашу өчен шәһәр һәм районның оешма, предприятиеләре чакырылган. 
Мөрәҗәгать итүче һәркемгә хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек, һөнәри укыту һәм яңадан уку, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультация биреләчәк, эшкә урнашу максатыннан предприятиеләрнең кадр хезмәткәрләре белән әңгәмә уза алачак. 
Мәшгульлек үзәге белгечләре эшкә урнашу өчен резюме төзүдә һәм аны "Россия эше" порталында урнаштыруда ярдәм күрсәтәчәкләр. 
Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр бушлай! 
Белешмә өчен тел 5-54-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев