Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«ЭРА» предприятиесенең генераль директоры Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә!

Хөрмәтле Ватанны саклаучылар! Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән ир-егетләр бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм көчле рухлылык, ир- егетләрнең кыюлык, намус һәм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һәм үз халкыңа хезмәт итү ул, ватанын чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һәм шулай булып калачак та.

Хәрби хезмәткәрләрнең бүгенге буыны һәм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга әзерләнүчеләр, илебезнең иминлеге, туганнары һәм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.

Бәйрәмдә туган илебез сакчыларына һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телим.

Игорь Бабушкин,
«ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең
генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев