Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ БАЛАЧАГЫ ТУРЫНДА

Г. Камал исемендәге театрның артисты, Татарстанның М. Җәлил исемендәге рес­публика бүләге лауреаты Эмиль Талипов бала чагында нинди булган?

1984 елның 27 гыйнварында Казанның Кадыш бистәсендә туганмын. (Элек ул Биектауга карый иде). Әти-әнием – укытучылар. 147 номерлы мәктәптә укыдым.
Авыл якын булганга, хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үстем. Балачагым бәрәңге утыртып, печән әзерләп узды.
Без, малайлар, табигать кочагында үстек. Учак та яктык, саллар да ясадык. Рогаткалар, пугачлар, хәнҗәрләр, силитр кәгазьдән фугаслар, шырпы күкерте белән шартлата торган пугачлар...  Беренче сыйныфта укыганда ук, зур малайларга ияреп йөри идек без. Без бала-чагалар шуларга тагылып зернотокка да йөрдек, күгәрчен тотарга да, балыкка да…
 Элек өлкән дусларыбыз безне йөзебезне сакларга да өйрәткән икән. Безне үз сүзләребез өчен җавап бирергә өйрәттеләр. Элек сиңа укытучы указка белән менеп төшсә, әти-әниләр: «Тагын өстәгез әле», – дип әйтә иде. Без беркайчан да әләкләми, еламый идек. Без аны шулай тиеш дип кабул иттек. Әлбәттә, укытучылар да юкка гына кул күтәрми иде безгә, шуны таныйм. Барысына үзебез гаепле идек, шуны уйлап утырам менә. Тәртипкә өйрәттеләр. Ак белән караны аерырга өйрәндек.
Әтием укытучы булса да, бик әйбәт укыдым дип әйтә алмыйм. Бәлки, яхшы да укыр идем, әмма ул вакытта яхшы уку модада түгел иде. Заманасы шундый иде. Начар юлдан китү куркынычы да янады, ләкин язмышка рәхмәт, кырын юлдан атламадым, үземне йөгәндә тота алганмын.
Сәнгать белән мавыгып киттем. Әти җырлый, иҗат белән шөгыльләнә иде. Бөтен эшкә дә маһир булды. Сәнгать юлыннан әти белән бергә атлый башладым. Әти белән җырладык, театрларга йөрдек. Җырлап призлы урыннар да яулаганым бар – Биектауда, Казандагы төрле фестивальләрдә...
Биектауда вокалдан беренче урын алгач, сельсовет председателе миңа зур кара плюш пантера бүләк итте, ул заманнарда андый уенчыкларның чыккан гына вакыты. Барысының да ах-вах килгәне хәтердә. Бик горурланган идем.
Әмма тавыш сыну дәвере узгач, тавышым уртача гына… бүгенге эстрада җырчыларныкы сыман калды. Җырны калдырдым.
Хыялым җырчы булырга иде дә бит... Театр училищесында музыкаль театр дигән факультет ачылган вакыт иде ул. Фәрит Бикчәнтәевнең «Драма режиссеры» курсына укырга кердем.
 

Сөмбел Гаффарова.
«Сөембикә»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев