Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эльвира яхшылык эшләргә теләгән

Яшел Үзән прокуратурасы 36 яшьлек Г.Олегка карата гаепләү карарын раслады һәм эшен судка җибәрде.

Эш ничек булган соң? Тикшерү күрсәткәнчә, Г.Олег агымдагы елның мартында  танышы Х.Эльвирага килеп керә һәм акча юклыктан зарлана башлый: әнә бит кесә телефонын да комиссионный кибеткә тапшырырга туры килгән. Эльвира исә аңа  кредит картасын биреп, телефонын кире алырга булышырга тели,  картаның ПИН-кодын да әйтә.  Ә Олег, картаны  кулына төшергәч, тизрәк Банкка йөгерә  һәм ни дип уйлыйсыз – Эльвираның картадагы акчасын алырга уйлый.  Уйлап кына калмый, эшли дә! Эльвираның счетындагы 3400 сум акча күз ачып йомганчы юкка да чыга. Ул гына аз кебек тоела, тагын банкоматка килеп, ханымның  тагын 2 мең сумын кесәсенә салып куя. Инде монысы да аз! Счетта бит тагын акча калды. Көн төнгә авыша башлагач, ул  картадан соңгы акчаны – 500 сумны салдыра. Нәтиҗәдә намуссыз бәндә белән дуслашкан Эльвирага 6900 сум зыян килә.

Г.Олег гаебен тулысынча таныды. Хәзер өеннән беркая да чыкмыйча, судка чакыруларын көтә, дип хәбәр итте  Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Эдуард Миннегалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X