Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Еллар узган саен аңлыйсың

Һәр кешенең күңелендә истәлекле хатирәләр саклана.

Алар мәңге онытылмый. Мәктәбебез 100 еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә мөгаллимнәребез искә төшә.
Хезмәт юлын укытучылыктан башлаган Фания Хафиз кызы Нуруллина авылыбызның иң гүзәл, хөрмәтле кешесе. Дистә еллар буе балаларны тәрбияләп, белем биреп, күз карашы белән иркәләде. Норлат урта мәктәбенә укып кайткан яшь кенә бер кызга 26 бала өчен җавап тотасы җиңел булмагандыр. Кулына сыйныф журналын тотып, «Исәнмесез» дип кереп килүләре, hәр сүзендә безгә карата булган яратуы, әле дә күз алдында. Без аны авызыннан күзне ала алмый, йотлыгып тыңлый идек. Ул безне тормыш сынаулары алдында югалып калмаска өйрәтте. Икенче әниебез булды. Һәм безнең чын кеше булсыннар дип тырышуын яши-яши аңлыйбыз. Шөкер, 10 б сыйныфы укучылары югалып калмады, һәммәсе тормышта үз юлын тапты.
Укытучы хезмәтенең ни дәрәҗәдә авыр һәм катлаулы булуын еллар узган саен аңлыйсың. Фәния Хафиз кызы, яхшыны яманнан аерырга, кешеләргә карата игелекле, хезмәт сөючән булырга өйрәткәнегез өчен без гомер буе рәхмәтлебез. Сезнең сабырлыгыгыз алдында баш иярлек. Сокланабыз, яратабыз, горурланабыз!

Рәис Садыйков.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев