Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Электрон хезмәт кенәгәсе» җиңү яулады

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Халыкара социаль тәэминат оешмасы (МАСО) Россия Пенсия фондын «Электрон хезмәт кенәгәсе» проекты өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Бүләкне тапшыру Социаль өлкәдә алдынгы тәҗрибәләр Халыкара конкурсы кысаларында узды
Электрон хезмәт кенәгәсе – цифрлы инструмент куллануда гади корал, ул хезмәткәрләргә дә, эш бирүчеләргә дә уңайлы. Беренче булып, ул профессиональ эшчәнлек турындагы мәгълүматларга даими керү мөмкинлеген һәм куркынычсызлыгының югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Эш бирүчеләрне электрон кенәгә кадрлар исәбенең искергән формаларыннан һәм моның белән бәйле чыгымнардан азат итә.
Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кертелде. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 316 меңнән артык кеше, кәгазь варианттан баш тартып, электрон хезмәт кенәгәсен сайлап алган.
МАСОның алдынгы практикалары конкурсы 2008 елдан бирле, социаль сәясәтне гамәлгә ашыруда алдынгы милли оешмаларның һәм илләрнең иң яхшы тәҗрибәсен билгеләү өчен үткәрелә. Бүләк Халыкара жюри тарафыннан бирелә, ә җиңүгә лаек булган гаризалар иң яхшы практикалар реестрында бастырыла, анда актуаль социаль мәсьәләләрне хәл итүдә инновацион алымнар күрсәтелә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда Пенсия фонды шулай ук актуаль эшчәнлекне үстерүгә керткән өлеше өчен МАСО конкурсы бүләгенә лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев