Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Электрон имзаны (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алыгыз

Квалификацияле электрон имза киң куллану спектрына ия:

  • барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла;
  • салым органнары белән электрон элемтәдә булганда мәсәлән, салым декларацияләрен "Салым һәм бухгалтерлык хисабын электрон рәвештә” сервисы аша тапшырганда.


Электрон имзаның квалификацияле ачкычын теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итеп, аны ясауларына гариза язып бушлай алырга мөмкин. Эшмәкәрләргә квалификацияле электрон имза ачкычы алу өчен салым органына паспорт, СНИЛС, төп мәгълүмат кертелгән USB-йөртүче тапшырырга, ул Россия ФСТЭК яки Россия ФСБ тарафыннан сертификацияләнгән һәм идентификация процедурасын үткән булырга тиеш. КЭП чыгаруга гаризаны “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" аша онлайн юлларга, йә теләсә нинди салым органына шәхсән үзенә мөрәҗәгать итәргә.

Өстәмә мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәте сайтында www.nalog.gov.ru “Электрон имзаны ничек һәм кайда алырга?” бүлегендә алырга яки Россия Федераль салым хезмәте бердәм контакт-үзәге телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була: 8-800-222-2222.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев