Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Электрон белешмә законлы көчкә ия

Хәзер кая эшкә урнашырга теләсәң дә, синнән суд хөкеменә тартылган булу-булмавың турында белешмә таләп итәчәкләр. 

Чөнки законы шундый. Әмма белешмәне тиз генә ясап бирмиләр. Аңа бер ай тирәсе вакыт таләп ителә. Бу кирәкле белешмәне электрон формада ясатып алырга һәм шуны ук эш урынына бирергә була. Әмма аны кадрлар бүлегендә кабул итмәскә дә мөмкиннәр. 
Шундый баш тартуларга бәйле рәвештә РФ Эчке эшләр, РФ Хезмәт һәм социаль яклау, РФ Санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыклары үзләренең аңлатмасын бирә. 
РФ Хезмәт кодексының 65нче маддәсе таләпләренә ярашлы рәвештә,  эшкә урнашучы белән хезмәт килешүе төзү барышында суд хөкеменә тартылган булу-булмау турында белешмә таләп ителә. Шундый белешмә таләп ителүчеләргә педагогия хезмәткәрләре, дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, эчке эшләр, федераль янгынга каршы хезмәт, сак, транспорт иминлеге, РФ Тикшерү комитеты, прокуратура, суд приставы, ФСБ хезмәткәрләре һәм шулай ук эшчәнлеге сәүдәгә, корал җитештерүгә кагылышлы персонал һәм башкалар керә. 
Практика күрсәтүенчә, оешмаларның, учреждениеләрнең кадрлар  белән эшләүче хезмәткәрләре суд хөкеменә тартылу-тартылмау турындагы белешмәне электрон формада кабул итүдән баш тартып, Россия Эчке эшләр министрлыгының вазифаи заты үзе кул куйган һәм мөһер сугылган кәгазь документларга өстенлек бирә. 
Югарыда әйтелгән министрлык­ларның аңлатмаларына ярашлы рәвештә, андый таләпләргә хокукый нигезләүләр юк. Россия эчке эшләр  министрлыгының 2011 елның 7 ноябрендәге 1121нче боерыгы белән белешмә бирүнең тәртибе һәм формасы билгеләнгән. Регламентның 83нче пункты буенча, суд хөкеменә тартылу-тартылмау турында белешмә, гариза язучыга кәгазь яисә электрон формада бирелә ала. Электрон формадагы документта да вәкаләтле затның  көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы куела.
Электрон белешмәне алу өчен эчке эшләр бүлегенә бару кирәкми, аны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы  (ЕПГУ) аша эшләргә була. Шулай ук ЕПГУда белешмәдәге электрон имзаны тикшерү механизм­нары да гамәлгә ашырыла. 
Кыскасы, суд хөкеменә тартылган булу-булмау турында белешмәнең электрон һәм кәгазь формаларының  икесенең дә юридик хокукы бер төрле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X