Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ел башыннан 15 татарстанлы гөмбә белән агуланган

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан республикада гөмбәдән агулануның 13 очрагы булган.

Агуланудан барлыгы 15 кеше зыян күрде, шул исәптән өч бала. Үлем очраклары юк иде. Роспотребнадзорда гөмбәнең авыр эшкәртелә торган ризык булуын искәртәләр.

Гөмбә белән агулануның төп билгеләре ашаганнан соң 1,5-2 сәгатьтән узгач ук барлыкка килергә мөмкин: баш авырту, күңел болгану һәм косу, тәүлегенә 10-15 тапкыр эч китү белән эч авырту, пульс акрын тибү, куллар һәм аяклар салкынлану.

Агуланмас өчен, иң элек беркайчан да билгесез гөмбә ашамагыз һәм җыеп алмагыз. Иске һәм кортлы гөмбәләрне, шулай ук юллар, тимер юллар, заводлар, сәнәгать зоналары янында үскәннәрне җыймагыз. Бүлмә температурасында гөмбәләрне 3 сәгатьтән артык сакламагыз. Аларны пешергәнче яхшылап юыгыз һәм чистартыгыз. Агулануның беренче билгеләрендә ашыгыч рәвештә медицина ярдәме чакыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев