Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ел башыннан “Экология” милли проекты кысаларында

Татарстанда 600 гектардан артык урман торгызылды Барлыгы бер ел эчендә республикада урман торгызу эшләрен 4784 гектар мәйданда башкару күздә тотыла.

Ел башыннан 20 апрельгә кадәр Татарстанда урман торгызу эшләре 611 гектар мәйданда башкарылды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шул исәптән урман культураларын утырту 592,4 га мәйданда башкарылды, урман үрчетү - 18,6 га мәйданда», - дип билгелиләр ведомствода.

2020 елда «Экология» милли проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты буенча 4784 гектар мәйданда урман торгызу эшләрен башкару планлаштырыла. 2019 елда алар 2514 гектар мәйданда башкарылган, бу турыда элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде. Татарстанның урман хуҗалыгы белгечләре башка эшләр дә үткәрә. Урман үсентеләрен утырту 480,7 гектарга башкарылган, урман культураларын - 465 гектарга, ә урман питомникларында орлыкларны 1,35 гектарга тулыландыру.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының төп максаты - 2024 елга 100 % нисбәтендә урманнарның торгызылуын һәм тәэмин итү. Эшләр Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган «Экология» милли проекты кысаларында уздырыла.

Фото yandex.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев