Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Экспертлар Татарстан эшмәкәрләрен онлайн-сәүдәгә бушлай өйрәтәчәк

30 көн дәвамында марафонда катнашучыларга кирәкле документлар әзерләргә, теркәлергә һәм үз товарларын маркетплейста сатарга ярдәм итәчәкләр.

Татарстан эшмәкәрләрен онлайн-сәүдәгә ничек уңышлы чыгарга өйрәтәчәкләр. Бу хакта "Маркетплейс. Легко" матбугат хезмәте хәбәр итә.
"30 көн дәвамында килгән катнашучылар бушлай белем алачак, аларга кирәкле документларны әзерләргә, теркәлергә һәм үз товарларын маркетплейста сатарга ярдәм итәчәкләр. Проект "Маркетплейс.Легко" экспертлары һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре, шулай ук Ozon компаниясе белән ирешелгән килешүләр ярдәмендә тормышка ашырыла, - диелә хәбәрдә.

Марафон экспертлары эшмәкәрләргә товар контентын ничек ясарга, товарны беренче тапкыр китерү яки заказны төяп җибәрү, аккаунтны үстерә башлау турында сөйләячәк. Катнашу өчен заявканы 1 апрельгә кадәр 7 (843) 222-9-222 телефоны буенча бирергә мөмкин.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, "Маркетплейс.Легко" Татарстан электрон сәүдә үзәге тәҗрибәсен Россия төбәкләрендә өйрәнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев