Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эксперт Татарстанда булдырылган антифейк системаны югары бәяләде

Татарстанда фейк-вбросларга тиз җавап бирү һәм ачыклау механизмын җайга салу уңышлы эшләп килә. Фейк вброслар мониторингы нәтиҗәләре турында онлайн-утырыш барышында мондый фикерне РФ Иҗтимагый палатасының фейклар белән көрәш буенча эшче төркеме җитәкчесе Александр Малькевич белдерде.

"Бик төгәл профилактикалаучы һәм фейк һөҗүмнәргә отпор бирүче төбәкләр бар. <…> Татарстанда кичә банк паникасы турында фейклар тараткан өч кешене тоткарладылар. Фейкларга тиз җавап бирү һәм ачыклау системасы булуы бик шәп», - дип ассызыклады Малькевич.



Аны РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, куркынычсыз интернет лигасы башлыгы Екатерина Мизулина тулыландырды. Ул хакер-төркемнәрнең безнең илгә кибер сугыш игълан итүләрен искә төшерде.

 

"Кайбер хакер төркемнәр кичә РФ хакимият органнарының рәсми порталларына һөҗүмнәр булачагы турында белдерде. Һәм без мондый омтылышларның тормышка ашырылуын күрәбез. Бу провокацияләр дәвам итәчәк, шуңа күрә без гражданнарны рәсми чыганаклардагы мәгълүматны тикшерергә һәм шикле мәгълүматларга ышанмаска, шулай ук социаль челтәрләрдә күргәннәрнең барысына да эмоциональ җавап бирмәскә чакырабыз", - дип йомгаклады эксперт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев