Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эксперт: Татарстан – Россия халыклары бердәмлегенең үрнәге

Киләсе ел республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Татарстан милләтара бердәмлек үрнәге буларак бөтен Россия өчен сынау проекты булып тора. «Волга» экспертлар клубы утырышында РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы – милли кыйммәтләрне саклау фонды президенты Александр Малькевич шундый фикер белән уртаклашты.

«Киләсе ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәнлеге өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Россиядә - 190, ә Татарстанда 173 милләт кешесе яшәүдән чыгып, республика мондый башлангычның пилот проекты буларак чыгыш ясый. Бу бик мөһим вакыйга», - дип ассызыклады Малькевич.

Элегрәк Малькевич Россиядә хакимият органнары карарларын федераль дәрәҗәдә аңлату һәм алга этәрү өчен пропаганда министрлыгын булдырырга тәкъдим иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев