Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Экологлар Яшел Үзән районында законсыз карьер ачыклаган

Татарстан экологлары Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында киң таралган файдалы казылмаларны, аерым әйткәндә — законсыз рәвештә балчык чыгаруны ачыклаган.

ТР Экология министрлыгының экологик күзәтчелек итү инспекциясе тарафыннан, гражданнар мөрәҗәгать иткәннән соң табигатьне саклау өлкәсендә закон бозу очрагы теркәлде. 
"Футбол кыры хәтле карьерны экологлар Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында яшәүчеләр белән бергә таптылар. Балчыкны законсыз ташыганнар», — диелә министрлыкның Instagram-блогында. 
Бу җир асты байлыклары кишәрлеге файдалануга тапшырылмаган иде, дип ачыклык кертә министрлыкның матбугат хезмәте. 
Хәзерге вакытта экологлар тарафыннан административ тикшерү эшләре алып барыла. Җир асты байлыкларыннан рөхсәтсез файдаланган өчен, РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.3 маддәсе 1 өлеше нигезендә, хокук бозучыга 800 меңнән алып бер миллион сумга кадәр штраф яный. Шулай ук җир асты байлыкларына китерелгән зыянны каплау да шуңа керә.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X