Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Экология җинаятьчеләренә каршы чара

Браконьерлыкка каршы никадәр генә көрәшмәсеннәр, аны җиңеп бетереп булмый. Шуңа күрә андыйларны акылга утырту һәм бу гамәлләреннән ваз кичтерү өчен законнарга үзгәрешләр кертелеп, җаваплылык көчәйтелеп тора.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин аңлатуынча, Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексына үзгәрешләр агымдагы елның 27 июнендә кертелгән. 258нче маддә белән  законсыз ауның күләме, «Кызыл Китап»ка кергән кыргый җәнлекләрне  аулау һәм су ресурсларында  балык тоту буенча  кертелгән үзгәрешләргә караганда, закон бозучыларга карата санкцияләр көчәйтелгән. Анда  Интернет аша  эш итүчеләр дә, үзенең хезмәт вазифасыннан файдаланучылар да, төркемләп эш итүчеләр дә исәпкә алынган. Экологик җинаять кылучыларга хәзер закон катгый, кайбер очракларда хәтта зыян суммасын каплап бетереп тә котылырлык түгел. Табигатебезне, урман һәм күлләребезне, сирәк очрый торган җәнлек һәм балыкларыбызны саклап калмасак, киләчәк буын безгә рәхмәт әйтмәс. Болай да инде аларның күбесе күптән «Кызыл Китап»та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X