Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Егетләр сынатмады

Саранскта 1-2 декабрьләрдә өлкәннәр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды.

Әлеге турнирда җиңүчеләр Россия чемпионатына юлламалар ала, ә ул исә 2020елның гыйнварында Новосибирск шәһәрендә узачак. 
Татарстан җыелма командасы составында районыбыздан көрәшчеләребез, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. 
Ярыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы өч призлы урынны алды, шуларның икесе яшел үзәнлеләрдә. Мәсәлән, Никаноров Василий (спорт мастеры) 55 кг га кадәр үлчәмдә көмеш призер булды. 97 кг га кадәр үлчәмдә чыгыш ясаган Колотов Александрга исә (спорт мастеры кандидат) бронза медаль бирелде. 
Егетләребезгә Россия чемпионатында да сынатмыйча, уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев