Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчкечелек яман эшләргә этәрә

Караклык кылып, кеше исәбенә яшәүчеләр үз файдалары өчен ниләр генә уйлап чыгармый да, ни генә эшләми. Менә шулай, өч яшел үзәнле аптырагач өй түбәсе калаен куптарып алып, акча эшләмәкче булган.

Әмма, алар бу гамәлләрен ахырына кадәр җиткерә алмый. Күрше-тирәнең игътибарлы булуы йорт хуҗаларының милкен саклап калырга мөмкинлек бирә. Юкка гына күршең үзеңнән әйбәтрәк булсын, дип әйтмиләр шул. 
Типсә тимер өзәрдәй 30 яшьлек өч ир-егет берләшеп, алдан сүз куешып, эш коралларын үзләре белән алып, көпә-көндез бер шәхси йортның түбәсен куптарырга тотына. Аңлашылганча, калай металлга тапшырылырга тиеш була. Өчесенең дә исерек хәлдә булуы билгеле. Дөрес тә инде, айнык баштан мондый эшкә кем барыр иде? Ә акча, чираттагы шешә алып, тагын да градус өстәргә кирәк булган, әлбәттә. Шулай түбә куптарып ятканда, боларны күршедә яшәүче күреп, кисәтү ясый. Әмма җинаятьчеләр аны игътибарсыз калдыра һәм кыңгыр гамәлләрен дәвам итә.
Озак та үтми йорт хуҗасының улы килеп җитеп, бу җинаятьне үз вакытында туктатырга өлгерә. Аны күршеләре чакыртып китергәндер инде. Салмыш ирләр бу моннан качып котылмакчы була. Әгәр дә уйлаганнары барып чыгып, 62 квадрат метр мәйданда 18 бит түбә калае куптарылып, аның һәр квадрат метры 250 сумга сатылса, йорт хуҗасына шактый зыян китерелер иде. Менә шулай иртән эшкә чыгып китәсең дә, кайтуыңа синең түбә калаең салдырып алынган булсын, ди. Бу бит башка сыймаслык хәл! Тик менә караклар бу эшнең бик тавышлы булуын, мөгаен, салган баштан, уйлап җиткермәгәннәрдер. План корганда һәр вак-төяк мөһим шул. 
Яшел Үзән прокуратурасы бу өч иргә дә РФ ҖКның 30нчы маддәсенең 3нче өлеше һәм 161нче маддәнең 2нче өлеше буенча, гаепләү чыгарып (алдан сүз куешу буенча бер төркем затның чит милекне ачыктан-ачык урларга омтылуы, шул ук вакытта, җинаятьнең ахыргача җиткерелмәве, җинаять кылуга юнәлтелгән аңлы гамәл өчен), җинаять эшен судка җибәрә. Алар үз гаепләрен тулысынча таный. Әлегә суд булып, хөкем карары чыгарылмаган. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев