ТР Мәгариф һәм фән министры хәбәр иткәнчә, Тукай районы эчке эшләр бүлеге өйрәнүләрендә балигъ булмаганнарның катнашуы дөрес түгел.
Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, җирле мәгариф бүлеге начальнигы бу очрактан соң эштән киткән. Ул шулай ук балаларның яралар алуы турындагы мәгълүматны кире какты, дип хәбәр итә Татар-информ МА.
Искәртеп узабыз, ТР прокуратурасы тарафыннан эчке эшләр министрлыгының мәктәп укучылары белән өйрәнүләре буенча тикшерү үткәрелә. Дәресләрнең инициаторы - РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге җитәкчелеге.
Нет комментариев