Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 43 җинаять теркәлгән

Шуларның 33е – шәһәрдә, 10ысы районда булган.

21 җинаять ачылган, 20се – «кайнар эздән». 1 талау, 24 урлау, 1 корал табу, 7 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.

Октябрьский бистәсенең Беренче Май урамындагы кибеттә ачыктан-ачык товар урлаган вакытта элек хөкемдә булган 34 яшьлек казанлы тотылган.
Шәһәрнең Төзүчеләр проспектындагы ТКХ офисы урнашкан бинага тәрәзә аша кереп, аннан ноутбук, мобиль телефон урлап алып чыкканнар. Моны 17 яшьлек яшел үзәнле кылган.
Шәһәрдә 49 яшьлек ир-атның яшәү урыны буенча тентү барышында газ пистолетыннан үзгәртеп ясалган револьвер, 4 патрон табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев