Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән. Шуларның 31е – шәһәрдә, 8е районда булган

12 җинаять ачылган, 11е – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 17 урлау, 12 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт теркәлгән.

Татарстан урамындагы йортта беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 32 яшьлек исерек ир ызгыш чыгарып, үтерү нияте белән элек хөкемдә булган 29 яшьлек яшел үзәнленең корсагына пычак кадаган.

Банк картасыннан 2 урлау очрагы булган: 71 яшьлек хатын-кызның – 6615 сумы, 64 яшьлек васильеволының 1362,75 сум акчасы алынган.
Гадәттәгечә, мошенниклык очраклары да һаман теркәлеп тора. 22 яшьлек яшел үзәнленең сайт аша компьютер сатып алырга ниятләве уңышсыз тәмамланган. Ул ялганчылар тозагына эләгеп, картасыннан 7 мең сум акчасын алдырган.

Соңгы вакытта ялган документлар белән кредит алыр га ният кылучылар да теркәлеп тора. Кайсылары аны рәсмиләштергән вакытта тотыла, ә кайберләренең ялганы фаш ителмичә кала. Бу юлы, шундыйларның берсе банкта, Казанда яшәүче исеменә 100000 сум кредит алуга гариза биргән. Нәтиҗәдә, аның планы барып чыккан: акчаны тиз арада банкомат аша алып өлгергән.

Б.Урманче урамындагы йорт подъездында беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 31 яшьлек ир наркотик матдә белән тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев