Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән

Шуларның 26сы – шәһәрдә, 13е районда булган. 24 җинаять ачылган. 22се – «кайнар эздән». 4 талау, 14 урлау, 1 корал табу, 5 мошенниклык булган.

36 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, Кече Кызыл урамындагы йорт подъездында 59 яшьлек ир, аның 13 яшьлек улының телефонын талап алган.
Гагарин урамындагы кибеттән билгесез зат, ачыктан-ачык, 2 шешә коньяк талап алып чыккан.

43 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, 11 мартта, көндезге берләр тирәсендә, урамда, аның 16 яшьлек улының телефонын талап алганнар. Моны элек хөкемдә булган 17 яшьлек яшел үзәнле кылганлыгы ачыкланган.

Мәскәү урамында 39 яшьлек ирне кыйнап, әйберләрен талап алганнар. Моны элек хөкемдә булган 16 яшьлек яшүсмер кылган.
Васильевоның Совет урамындагы йорттан әйберләр урланган. Әлеге урлау буенча, элек хөкемдә булган беркайда да эшләмәүче, 40 һәм 41 яшьлек ике васильеволы шик астына алынган.

Васильевоның Чапаев урамыннан 21 яшьлек казанлының «ВАЗ-21140» автомобилен урлап алып киткәннәр. Моны элек хөкемдә булган 19 яшьлек васильеволы кылган.

Банк картларыннан өч урлау факты теркәлгән. Барысына да билгесез затлар банк хезмәткәре дип шалтыраткан. Бело-Безводныйда яшәүче 40 яшьлек ир картасыннан – 13 мең, 67 яшьлек васильеволы – 21 мең, 31 яшьлек яшел үзәнле 142 мең сум акчасын алдырган.
39 яшьлек яшел үзәнлене социаль челтәр аша 5745 сумга алдаганнар. 32 яшьлек яшел үзәнле сайт аша приставка сатып алам дип, 8938 сумын мошенникларга биргән.

Октябрьскийның «Аленка» бакчачылык җәмгыятендәге каравылчы өендә 67 яшьлек васильеволыдан патроннар һәм мылтык табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев