Эчке эшләр бүлегендә 35 җинаять теркәлгән
Шуларның 20се – шәһәрдә, 15е районда булган. 22 җинаять ачылган, 15е – «кайнар эздән».
1 юлбасарлык, 2 талау, 28 урлау, 1 мошенниклык булган.
➖ Кече Шырдан авылы янындагы автомобиль тукталышында торган «КамАЗ» прицебыннан билгесез затлар 1 500 000 сумлык товар урлаган.
➖ Б.Урманче һәм Сәйдәшев урамнары чатында 83 яшьлек иргә һөҗүм ясалган. Көч кулланып акча таләп итүче 51 яшьлек ир булып чыккан.
➖ Банк карталарына бәйле мошенниклык очраклары һәрдаим кабатланып тора. Узган атнада, мәсәлән, ике пенсионер карталарыннан 10ар мең сумын алдырса, бер хатын-кыз – 14 мең сум акчасыннан, икенче берәү 9 меңеннән колак каккан.
➖ Гоголь урамындагы кибеттән 7 шешә коньяк урлаганнар. Тикшерүләр нәтиҗәсендә кракның 55 яшьлек ир булуы ачыкланган.
➖ Комсомольская урамындагы кибеттән билгесез ир 1536 сумлык товар урлап чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев