Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән. Шуларның 22се – шәһәрдә, 11е районда булган

22 җинаять ачылган, 14е – «кайнар эздән».

1 үтерү, 2 талау, 16 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 факт һәм 8 мошенниклык очрагы булган.
К.Маркс урамындагы йорт подъездында «канлы аңлашу» булган. Элек хөкемдә булган 43 яшьлек яшел үзәнле беркайда да эшләмәүче, шулай ук, моңа кадәр суд эскәмиясендә булган 31 яшьлек иргә пычак белән кадаган. 


Васильевоның Менжинский урамында билгесез зат 52 яшьлек васильеволының кәрәзле телефонын һәм акчасын талап алган. Моның буенча Васильевода яшәүче, элек хөкемдә булган 28 яшьлек ир шик астына алынган.


Яшел Үзәннең Комаров урамындагы кибеттән, элек хөкемдә булган 26 яшьлек яшел үзәнле, 4 шешә аракы талап алып чыккан.
43 яшьлек яшел үзәнле, билгесез зат ялганына ышанып, өч банк картасыннан 37940 сум акчасын алдырт кан. Шундый ук, ялганга ышанган 26 яшьлек яшел үзәнленең дә банк картасыннан – 101500 сумы, ә 36 яшьлек василье волының 19172,55 сум акчасы алына. Ялганчылар корбаннары ишәйгәннән-ишәя бара. 


Ялган сайтлар аша эш итүчеләр кармагына эләгүчеләр дә күп. Әйтик, 61 яшьлек яшел үзәнле, интернет-кибеттән товар алу өчен түләп, 4008 сум акчасыннан колак каккан. Карамалы Тауда яшәүче 44 яшьлек ирне дә шундый юл белән алдаганнар. Аңа да 4008 сумлык зыян китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев