Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 31 җинаять теркәлгән

Шуларның 26сы – шәһәрдә, 5се районда булган.

 23 җинаять ачылган, 14е – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 3 талау, 13 урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 факт булган.

Мамадыш-Әкил авылыннан баш мие җәрәхәтләнгән кома хәлендә 55 яшьлек ирне дәваханәгә китергәннәр. Хәзер әлеге очракның сәбәпләре һәм шаһитлар ачыклана.

Васильевоның Ленин урамында спиртлы эчемлек эчеп утырганда ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, 31 яшьлек ир элек хөкемдә булган 64 яшьлек шешәдәшен урындык белән кыйнаган. Баш мие селкенгән, пневмоторакс хәлендәге зыян күрүчене дәваханәгә китергәннәр.

Васильевоның православие зираты янында бер төркем ир-ат арасында ызгыш чыгып, элек хөкемдә булган 43 һәм 29 яшьлек өч васильеволыны 33 һәм 36 яшьлек Казанда яшәүчеләр кыйнаган. Аларның барысы да тотылган.

Яшел Үзәннең Дружба урамындагы урманлыкта 32 яшьлек хатын-кызның алтын беләзеген талап алганнар. Моның буенча 36 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.

Билгесез затлар кешеләрнең банк карталарыннан акча урлауларын дәвам итә. Бу атнада 33 яшьлек хатын-кыз – 11790 сумын, 25 яшьлек ир – 5010 сумын, 58 яшьлек ир 39270 сум акчасын алдырган.

Карантин вакытында Казан шәһәре, Питрәч, Лаеш районнары буенча каршылыксыз йөрүгә рөхсәт биргән ялган документлар ясап сатучылар – Казанда яшәүче 40 яшьлек ир-ат һәм 38 яшьлек хатын-кыз тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев