Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчеп кенә проблемалар юкка чыкса икән...

Алкоголь – илебездә актуаль проблемаларның берсе. Кешеләр аны еш кына барлык нәрсәләрдән дару буларак куллана. Чынлап та, аны кабып куйганнан соң беренче вакытларда ниндидер җиңеллек килә кебебк. Әмма бу алдану. Әкренләп алкогольгә ияләнү формалаша һәм тора бара бөтенләй аннан башка яши алмыйсың.

Алкоголь – өлкән яшьтәге кешеләрнең егылып авыр җәрәхәтләр алу һәм үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

Олы яшьтә спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны, карт кеше организмының су-тоз балансын начар тотуы һәм төрле хроник авырулардан җәфалануы белән аңлатыла. Шуңа күрә, зур күләмдәге алкоголь дозасына  ашказаны, йөрәк һәм бавыр каршы тора алмый. Беренче йотымнан ук “яшел елан” организмны агулау йогынтысын башлый. Авыздагы төкрекнең инфекцияләрдән саклау сыйфатын киметүдән алып, тешләр, үңәч һәм гомумән ашказаны-эчәклек трактын тулаем зарарлый. Спиртлы эчемлекләрне артык кулланудан үңәчтә кан сарку, инсулин аз күләмдә эшкәртелү, ашказаны асты бизе ялкынсынуы (панкреатит) барлыкка килә. Атеросклероз баш калкыта, димәк, көчсезләнгән кан тамырлары үз эшен тиешенчә башкара алмый һәм шуның нәтиҗәсендә инсульт, инфаркт, ишимея куркынычы күпләтә арта. Югары кан басымы, йөрәк ритмы бозылу төрле аритмияләгә китерә.

Баш мие башка органнарга караганда спиртлы эчемлекләрдәге агулы матдәләргә тизрәк һәм күбрәк бирешә. Аның структурасы бозыла, эшчәнлеге начарлана. Болар берсе дә эзсез генә юкка чыкмый, кеше шәхес буларак юкка чыга: интеллекты һәм адекватлыгы түбәнәя, хәтере, зиһене һәм игътибары начарлана. Кеше тора-бара оятын, кешелеклеген югалта. Гепатит, асцит, цирроз кебек авырулар гомерне вакытсыз өзә.

Өлкәннәрнең төрле дару препаратлары кабул итүе дә алкоголь куллануга куркыныч өсти һәм аларның организмга уңай йогынтысын юкка чыгара. Шулай итеп, алкогольнең кеше өчен бик тә зарарлы булуына шик юк. Аны эчкәннән соң барлыкка килә торган ялган җиңеллекнең организмга китергән үтергеч зыяны белән чагыштырырлык та булмавын аңы булган һәр кеше белергә тиеш.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев