Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчемлекле автоматлар мәктәпкә килә

Роспотребнадзор идарәсе һәм «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ хезмәткәрләре  кулланучылар өчен  мәктәпләргә сәүдә автоматлары кую буенча  консультацияләр уздырды.

Шул уңайдан без Яшел Үзән эпидемиология үзәгенең консультация пункты җитәкчесе, гомуми гигиена табибы Надежда Костюкка берничә сорау бирдек:
– Надежда Александровна, мәктәпләрдә һәм башка балалар учреждениеләрендә сәүдә автоматлары куярга ярыймы?
– Вендинг автоматларын мәктәп­ләрдә куярга ярый. Әмма  СанПиН норматив документларында каралган бөтен таләпләр дә үтәлгән булырга тиеш. Килеп туган бөтен сорауларга җавапны шушы актлардан табарга була.
– Мәктәпкә ашамлык бирә торган автоматны куюны 
кем хәл итә?

– Аны кую-куймауны уку йорты директоры һәм ата-аналар комитеты хәл итә. Аларның ризалыгыннан тыш вендинг автоматларын куярга рөхсәт итмиләр. 
– Бу заман җайланмаларыннан нинди товар сату рөхсәт ителә?
– СанПиНда күрсәтелгәнчә, менюны мәгариф учреждениеләрен ашамлыклар белән тәэмин итә торган юридик затлар яисә шәхси эшмәкәрләр төзи һәм аны мәгариф учреждениесе җитәкчесе һәм башкарма хакимият территориаль органы, санэпидемиология күзәтчелеге вәкиллеге белән килештерә.
Мәсәлән, алардан 350 миллилитрдан артмаган соклар, нек­тарлар, стерильләштерелгән сөтләр һәм сөт эчемлекләре, 500 миллилитрдан артмаган газсыз су сатылырга мөмкин. Әмма аларның саклану срокларының  үтәлгән булуы кирәк. Җиһазландырган очракта заман суыткычларына өстенлек бирелә.
– Вендинг аппаратлары кая куелырга мөмкин?
– Алар йөрү өчен комачауларга һәм юл өстендә торырга тиеш түгел. Туклану залларына кую иң кулай вариант. Шул ук вакытта автоматларга тоник эчемлекләрне һәм шул исәптән кофене рекламалаган  бренд символикаларын кую тыела. 
– Автоматлар кую операторы нинди таләпләрне үтәргә тиеш?
– Махсус аттестация узган операторның шәхси медицина картасы, ярашлы  сертификаты булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев