Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эч нигә авырта?

1.Иң өстә, уртада, күкрәк авызы астында (под ложечкой) – гастрит булу ихтималына ишарәли. Шулай ук, инфаркт билгесе дә булырга мөмкин (бигрәк тә авырту уң кулга бирсә), яки аппендицит.

2.Уң як кабырга асты. Авырлык, косасы килү, уң җилкәгә бирә торган кискен авырту – үт куыгы (бавыр) ялкынсынуы. Үт куыгында таш булуын да белгертергә мөмкин. 
Тонык авырту, аппетит булмау – мөгаен үт чыгу юлларының дискенезияседер (эшчәнлеге бозылу). Мондый авырту, шулай ук, С гепатиты, А һәм В гепатиты кискенләшүе, бавыр церрозы вакытында да була ала.

3.Уң якта бил тирәсендә авырту бөер эшчәнлеге бозылуын аңлата. Бу сидек куыгында ташларга, сидек юлының бөгелүе яки ялкынсынуына китерүче сәбәп тә. Моның, шулай ук, күкәйлекләрнең ялкынсынуы, остеохондроз, йә булмаса аппендицит булуы да бар.

4.Сул як кабырга астында авырту – панкреатитка ишарә. Шулай ук, ашказаны яки уникеилле эчәктә язва вакытында кан саркуыннан да булырга мөмкин.

5.Эчнең уртасы күп ашаганнан яки дисбактериоздан авырта.

6.Кендек астында авырту – ярсу эчәклек синдромына күрсәтә. Кайчакта вируслы инфекция нәтиҗәсе булып тора. 

7.Эчнең иң астында (тартучы) авырту – придаток­лар ялкынсынуы, шулай ук цистит, эндометриоз, аналыкта булмаган йөклелек яки эч кату нәтиҗәсендә булырга мөмкин. 

Алай да, биредә укыганга карап кына үзегезгә диаг­ноз куярга ашыкмагыз, табибка күренегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X