Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Дуслык кубогы - Дуслык" шәйбеле хоккей буенча Татарстанда беренче Бөтенроссия турниры мәйданчыкларының берсе Раифа күле булачак

Ярышлар Казан епархиясе инициативасы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Раифа Богородицкий монастыре, Яшел Үзән муниципаль районы, «Татнефть» компаниясе, ТР хоккей федерациясе, ТР «Динамо» ОГО ФСО, Казан шәһәренең хоккей федерациясе, Казан шәһәренең Жуков Ордены һәм Кызыл Байрак югары танк командалы училищесы, «ЗаряД» ҖЧҖ ярдәмендә оештырылды.

Турнир 20 һәм 21 февральдә ике мәйданчыкта - «Баско» спорт боз сараенда һәм ачык һавада Раифа күлендә, борынгы Раифа Богородицкий ирләр монастыре дивары буенда урнашкан хоккей мәйданчыгында узачак.

Анда составына төрле дини конфессияләр уенчылары кергән Казан, Уфа командалары катнаша.

Шулай ук турнир алдыннан, 14 февральдә, Раифа монастыре хоккей мәйданчыгында «ТР төнге хоккей лигасы» һәм «Дружба - Дуслык» командалары арасында «Студеный лед» дип исемләнгән күргәзмә матч узачак, анда православие храмнары настоятелләре, мәчетләрнең имам-хатыйбы һәм Казан Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге хезмәткәрләре катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев