Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ДТП урыныннан киткәнгә җәза бармы?

– Юл йөрү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә ДТП чыгаручылар ЮХИДИ инспекторын көтәргә тиеш (европротокол буенча теркәлгән очраклардан тыш). ДТП урыныннан качып киткән машина йөртүчегә нәрсә яный? Машина йөртү хокукыннан күпмегә мәхрүм итәләр?

Артур, Яшел Үзән

Сорауга Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Юлия Леонтьева җавап бирә:
– Машина йөртүче машинасын туктатырга һәм урынын үзгәртергә тиеш түгел. Авария сигнализация­сен кабызып, авария тукталышы билгесен куярга, ДТПга кагылышлы әйберләрне күчермәскә, зыян күрүчеләрне ачыкларга кирәк. Әгәр дә машина йөртүче зыян күрүчеләрне яисә һәлак булучыларны күрсә, ул ашыгыч ярдәмне чакыртырга, ягъни тиз арада чарасын күрергә тиеш. Авариядә катнашучының  бурычлары белән тагын җентекләбрәк Юл йөрү кагыйдәләренең 2.5, 2,6нчы пунктларында  танышырга була. Авария урыныннан китеп, катнашучы  ПДДны боза.  Шуңа күрә аңа  административ җәза бирелә: 1-1,5 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салу (РФ КОАПның 12.27нче маддәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев