Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дүрт елдан автомобильчеләр Мәскәүдән Казанга алты сәгать ярымда кайтып җитәчәк

Федераль хакимият М-12 тизйөрешле магистрален төзүгә шуның кадәр вакыт бирде.

Бүген бу Россиядә иң зур юл проекты. "Татарстан" аны гамәлгә ашырудан безнең республика нинди нәтиҗә алачагын ачыкларга тырышты.

Республика халкы биргән сорауларга килгәндә, аларның күбесе мантыйкка ярашлы: авылларга керү юллары ничек төзеләчәк, трасса буйлап йөрү өчен күпме түләргә кирәк булачак, гамәлдәге юллар белән нәрсә булачак? Бу сорауларга җаваплар, нигездә, тизйөрешле магистраль узачак районнар өчен актуаль. Алар арасында Татарстанның Кайбыч районы да бар.

Бу хакта августта Олы Кайбычта узган авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы очрашуында фикер алышынды. Кайбыч районы башлыгы урынбасары - Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Рәмис Хәялиев сөйли:

-Кайбыч районы буенча тизйөрешле магистральнең иң озын участогы үтәчәк. Бу яктан безгә бәхет елмайды, чөнки теләсә нинди юл - үсеш. Сәнәгать учаклары, базалар - әгәр бездә завод төзергә теләсәләр, без каршы килмибез. Бу бит кешеләргә эш. Акча эшләргә гаиләдән читкә китәргә туры килми. Завод булмаса, башка нәрсә барлыкка киләчәк. Булмаска мөмкин түгел, чөнки юл буенда производствоны урнаштыру отышлы, моның турында теләсә кайсы укучы белә.

Мин М-12 төзелеше турында Казан шәһәрендә туганнарда кунакта булганда ишеттем. Миңа әйтәләр: «Рәмис, анда МТМ узачагын беләсеңме?» Ничек? Нинди юл? Шунда ук интернетка ташландым. «Ходай күрсәтмәсен, бу юл безнең аша үтмәс», дип борчыла башладым. Мин аны төзү өчен иң зур җанатарларның берсе - түрә буларак та, кеше буларак та. Безнең аша һәрвакыт үзәк юллар узды. Шуңа күрә, Мәскәүгә юл булса, һичшиксез, Кайбыч аша булачак. Нәтиҗәдә шулай килеп чыкты да. Картада барысы да чагылыш тапкан.

Авыл җыеннарында юл турында сөйләгәндә, халык дерт кабына. Күптән түгел генә сорадылар: «Рәмис Рәфисович, магистраль кырыенда үскән үләннәрне кем чабачак?» Халык көлеп җибәрде, ә сорау дөрес. Үлән чаптыру гына түгел. Кар чистартырга, чүп-чарны җыярга, авыл хуҗалыгы техникасы өчен юлларга һәм терлекләр өчен прогоннарга хезмәт күрсәтергә кирәк.

Мәскәүдән моны эшләргә килмәсләр бит. Тагын безнең өчен эш... Без автомагистраль проектлаучылары белән шактый тыгыз һәм конструктив эшләдек. Бәхеткә, алар безнең барлык теләкләребезне исәпкә алдылар, диярлек. Күбрәк "аулак урыннар" сайланган. Кемдер: «Минем җиремне кистеләр», - дисә - андый нәрсә юк. Барысы да бик демократик һәм корректлы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев